Төнлә яуган көчле яңгыр Азалак авыл җирлегенә дә зыян китергән.
Җирлек башлыгы Илгизәр Габделгазизовның хәбәр итүенә караганда, Юлтимер авылындагы күпер яны балчыклары яңгыр сулары белән нык кына юылган.
– Күпер үзе йөрерлек, ләкин юылган балчык урынына яңа балчык алып кайтып тутырасы булыр, мөгаен, – диде ул.
Хәер, күперне белгечләр – юлчылар караячак, нишләргә кирәген алар хәл итәчәк.


Нет комментариев