САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман кызлары матур гына түгел, көчле дә

Чыннан да, Сарман хатын-кызлары матур гына түгел, көчле дә.

Алар моны быелгы Сабантуйларда тагын бер кат расладылар. Иске Кәшердән Рузилә Мулланурова район Сабан туенда узган ел да күпләрне сокландырган иде, гер күтәреп, беренче урынны яулаган иде. Әлеге төр ярыштан ул быел да читтә калмады, 16 килограммлы герне 27 тапкыр күтәрде. Ә менә Ләшәү Тамак авылы мәктәбендә укыткан гаҗәеп нәфис, нечкә сынлы Фәүзия Зәкиеваны һич кенә дә гер күтәрү буенча республика чемпионы дип уйламассың. Дөрес, декрет ялында булганлыктан, соңгы берничә елда әлеге спортны калдырып торган, ләкин гер күтәрү күнекмәләрен онытмаган. Сабантуй көннәрендә Урта Кәшер авылында яшәүче Таңсылу Шәрифуллинадан да сөенечле хәбәр алдык. 

– Кул көрәше буенча Җәлил Сабан туенда – III, Иске Кәшердә шулай ук III урынны алдым, – дип язган ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев