Сарман гимназиясендә соңгы кыңгырау чыңлады
25 май көнне районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау... кабатланмас хатирәләр... дулкынландыргыч мизгелләр... Район буенча иң тырыш, иң булган 144 "унберенче" мәктәп белән саубуллашты, укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде, остазларыннан мөстәкыйль тормышка хәер-фатиха алды. Сарман гимназиясе дә 26 укучысын соңгы дәрескә дәште. Кызлар, гадәттәгечә, мәктәп формасыннан,...
25 май көнне районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау... кабатланмас хатирәләр... дулкынландыргыч мизгелләр... Район буенча иң тырыш, иң булган 144 "унберенче" мәктәп белән саубуллашты, укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде, остазларыннан мөстәкыйль тормышка хәер-фатиха алды.
Сарман гимназиясе дә 26 укучысын соңгы дәрескә дәште. Кызлар, гадәттәгечә, мәктәп формасыннан, чәчләренә ак бантлар такканнар. Егетләр, әлбәттә, костюмнан. Күңелле дә, моңсу да - алда яңадан-яңа сынаулар, олы тормыш юлы көтә. Ә бүген - соңгы кыңгырау…Гимназия директоры Ләйсән Шамилова аларга иң изге теләкләрен ирештерде: "Без унбер ел дәвамында бер генә борчу да китермәгән, игелекле, ярдәмчел, кешелекле балаларыбыз белән горурланабыз. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, югары уку йортларында да мәктәп абруен төшермичә, әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермичә укуларын телибез. Барыр юлларыгыз имин, сайлаган һөнәрләрегез гомер буе яратып эшләрлек булсын!" - диде ул.
Соңгы кыңгырау тантанасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты һәм чыгыш ясады. Ул унберенчеләргә дәүләт имтиханнарында уңышлар теләде.Төпле белем һәм тәрбия биргән укытучыларга рәхмәтен белдерде: "Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә район буенча 71 укучы республика күләмендәге олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясады, шуларның 22се җиңү яулады. Алар арасыннан 7 укучы - Сарман гимназиясенеке. Хөрмәтле унберенчеләр! Сез тормышның беренче этабын тәмамладыгыз. Бүгенге вакыйга - олы юлга беренче адым. Ул адымыгыз ныклы, ялгышларсыз булсын", - диде ул, аларны киләчәктә дә туган мәктәпләренең, гомумән, районыбызның чын патриотлары булып калуларын теләде һәм республика олимпиадаларында җиңү яулаган 11 класстан Альбина Шакировага, 10 класс укучылары Ләйсән Матҗановага, Гөлнур Хөснетдиновага, Энҗе Тимербаевага, 9 класстан Азат Шәйхетдиновка, Камилә Мәрдәновага һәм аларның укытучылары Раушания Матҗановага, Әския Мөхетдиновага, Марселия Мөхлисуллинага, Гөлназ Хәбибуллинага акчалата сертификатлар тапшырды. Гомумән алганда, Сарман гимназиясе укучылары төрле бәйгеләрдә, фәнни-практик конференцияләрдә, фән олимпиадаларда иң күп катнашкан һәм иң күп призлы урын алган мәктәпләрнең берсе. Әйтик, район күләмендә үткән төрле фән олимпиадаларында гына да 60 призлы урын - гимназиянеке. Район мәгариф бүлеге белгече Римма Хафизова да бу хакта ассызыклап үтте. Ул укучыларга район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләрен тапшырды. Укучылар арасында берьюлы 6-7шәр Мактау кәгазе алучылар да булды. ДОСАФның район бүлеге белгече Венера Сәетшина төрле чараларда актив катнашкан укучыларга җәмгыятьнең Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Аннан соң сүз унберенчеләргә бирелде. Алар мәктәп, укытучылар коллективына булган рәхмәт хисләрен шигырь һәм җыр юлларына салып ирештерделәр, соңгы саубуллашу вальсын башкардылар. Чыгарылыш класс укучыларын беренчеләр дә котлады.
11 класс укучылары әти-әниләре исеменнән Рәйханә Әхкямова, Фәйрүзә Заһирова чыгышлары да бик тәэсирле булды. Санаулы минутлар тиз үтте... Күңелләргә моңсу хисләр салып соңгы мәртәбә мәктәп кыңгыравы яңгырады.
Хәерле юл, сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез.
Ашкынганда тормыш юлларыннан,
Язмышны да узып китегез!
Хәерле юл сезгә, хәерле!
Сүз уңаеннан
Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча барлыгы 544 чыгарылыш класс укучысы исәпләнә. Аларның 144е- унберенче, 400е тугызынчы классны тәмамлый.
Шулай ук укыгыз:
Сарман урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев