Сарман гимназиясе кубокка ия булды
3 октябрьдә Казан шәһәренең "Татнефть-Арена" Боз сараенда Халыкара укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар котладылар. Тантаналы чара кысаларында сәхнәгә республиканың "Белем бирү сыйфаты" рейтингы нәтиҗәләре буенча иң...
3 октябрьдә Казан шәһәренең "Татнефть-Арена" Боз сараенда Халыкара укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар котладылар. Тантаналы чара кысаларында сәхнәгә республиканың "Белем бирү сыйфаты" рейтингы нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган 30 база мәктәбе директорлары, шул исәптән Сарман гимназиясе директоры Лилия Газимова да, чакырылды. Аларга кубок, Рәхмәт хаты, акча сертификатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев