САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Спорт

Сарман егете өстәл теннисы буенча республика чемпионы булды

Узган атнада Байлар Сабасы поселогында өстәл теннисы буенча Республика беренчелеге үтте.

Ярышларда 2011 елгы һәм аннан яшьрәк уенчылар катнашты. Сарман егете, I разрядлы спортчы, быел Казанның олимпия резервы училищесына укырга кергән Кәрим Ризатдинов бик уңышлы чыгыш ясады. Шәхси беренчелектш барлык көндәшләрен җиңеп, ул республика чемпионы булды. Парлы уеннарда – Казан егете Евгений Пайков, катнаш парлы уеннарда үзе белән бергә укучы Евгения Скосырева белән уйнап, шулай ук беренче урыннарны яулады. Тренеры Тәлгать Ахунов фикеренчә, Кәримнең спорт остасына кандидат нормативын үтәр өчен бөтен мөмкинлекләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев