САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман егете Мәскәүдә танылды

Нәфис Нуриәхмәтов Сарманда туып-үскән. Балачак хыялын тормышка ашырып, бүгенге көндә ул — хәрби хезмәттә.

 9 Май — Бөек Җиңү көнне Мәскәүдә узган бәйрәм парадында җитәкчелек итүе гаиләсе, якыннары, мөгаен, бөтен райондашлары өчен дә зур горурлык булгандыр. Телефон аша элемтәгә чыгып, хәрби егетебез белән аның хезмәт уңышлары хакында сөйләштек.  

- Нәфис, тормышыңны ни өчен хәрби хезмәт белән бәйләргә уйладың?

- Сарман гимназиясенең 11 сыйныфын тәмамлагач, минем алда нинди һөнәр сайлау турындагы сорау тумады. Кечкенәдән хәрби буласым килде, шуңа һәрвакыт хәрби кием, кораллар һәм хәрби техника белән кызыксындым. Минемчә, хәрби хезмәт ул — чын ир-атлар эше. Элек-электән патриотик фильмнар карарга ярата идем, хәзер дә, вакыт булу белән, күңелгә якын шөгылемне ташламыйм. 

- Кайларда хәрби хезмәт чыныгуы алдың соң? 

- 2007-2011 елларда “Танклар бүлекчәләре командиры” программасы буенча Казан югары хәрби команда училищесында һөнәри белем үзләштердем. Аннан ике ел аерым мотоукчы бригадасында, танк батальонының танк взводы командиры буларак, Самара өлкәсенең Кряж поселогында хезмәт юлы үттем. Тагын ике ел Оренбург өлкәсенең Первомайский поселогында Донгуз станциясендә сугыш кирәк-яракларын утильләштерү батальонының такелаж взводы командиры вазифаларын башкардым. 2013 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан югары танк командалы Жуков орденлы Кызыл Байрак училищесында хезмәт итәм.  

- Белүемчә, кайнар нокталарда да булырга туры килгән үзеңә?

- Әйе, 2022 елда, махсус бурычларны үтәү максатларында, мине Сириягә командировкага җибәрделәр. Бер елга якын “Пальмира” гаскәрләре төркеменең “Дейр-Эз-Зор” тактик юнәлеше оператив бүлекчәсен җитәкләдем — штаб начальнигы урынбасары вазифасын башкардым. Аннан ярты ел Украинада — Луганск һәм Донецк өлкәләре территорияләрендә хәрби бурычлар үтәргә туры килде. 

- Ә Мәскәүдә чыгыш ясау тәкъдимен ничек кабул иттең? Җиңү парады синдә нинди тәэсирләр калдырды?

- Парадта катнашуның төп шарты майор дәрәҗәсеннән түбән булмау иде. Югары әзерлекле офицер буларак, мине кандидат итеп тәкъдим иттеләр. Үземнең сайланганымны белгәч, әлбәттә, дулкынландым һәм берсүзсез риза булдым. Юбилейлы Җиңү парадында катнашу минем өчен зур дәрәҗә һәм горурлык булды. Ялгышмасам, райондашларымнан моңа кадәр Мәскәүдә чыгыш ясаучы булмаган. 

- Ә бәйрәм тантанасына озак әзерләндегезме?

- Февраль ахырында Мәскәү өлкәсенең Алабино полигонында әзерлек башланды. Иң беренче эш итеп, үз карамагыма парад хисабының 25 кешедән торган шәхси составын кабул итеп алдым. Алар барысы да махсус хәрби операция зонасыннан кайттылар. Аннан Урал вагоннар заводыннан Т-90М “Прорыв” исемле яңа танклар эшелоны килде. Шуларны кабул итеп алганнан соң, катлаулы күнегүләр башланды. Көненә 6-8 сәгать колонна белән барырга өйрәнә идек. Кызыл Мәйдандагы кебек, өч шеренга составында узу күнекмәләренә ныклап әзерләндек. 29 апрельдә, 3 майда Кызыл Мәйданда төнге күнегүләр булды, ә 7 майда генераль репетиция узды. 

- Нинди хәрби дәрәҗәләргә, уңышларга ирештең?

- Мин взвод командиры-укытучы, рота командиры буларак, укыту батальонының өлкән укытучысы вазифаларын башкарам. Лейтенант, өлкән лейтенант, капитан баскычларын үтеп, 2021 елда майор исеме бирделәр. Хезмәтем югары бәяләнеп, II дәрәҗә “Батырлык өчен” дәүләт бүләге тапшырдылар. Россия Федерациясе Оборона Министрлыгының “Хәрби казанышлар өчен” медале белән бүләкләделәр. Җиңү парадында катнашкан өчен, Коры җир гаскәрләре Баш командующиеның Грамотасына лаек булдым, “Парадта катнашкан өчен” медале белән бүләкләделәр. “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медалем бар, Хәрби күптөрле ярыш буенча спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәдем.  

- Киләчәккә нинди уй-хыялларың бар соң, Нәфис?

- РФ Кораллы Көчләр Гомумгаскәрләр академиясе каршындагы адъюнктурага керү теләгем көчле. Ул хәрби аспирантурага тиң. Кораллы Көчләр ихтыяҗлары өчен фәнни-педагогик хезмәткәр буласым килә.

- Гаилә хәлең турында да берничә сүз әйтсәң идең.

- Тормыш иптәшем — Яр Чаллы кызы Алсу Казанның 20 санлы поликлиникасында оператор-программист булып эшли. 10 яшьлек улыбыз Риналь шәһәрнең 161 санлы урта мәктәбендә укый. Кызыбыз Рианага — 4 яшь, ул балалар бакчасына йөри. 

Рәхмәт, Нәфис. Синең Мәскәүдә чыгыш ясаганың хакында “Сарман: иң яңа хәбәрләр” төркеменә хәбәр язгач, берничә йөз кеше сиңа “лайк” куйган, үз фикерләрен калдыручылар да бихисап. Һәркайсы уңыш юлдаш булуын теләгәннәр, әниеңә рәхмәт сүзләре язганнар. Чыннан да, хезмәтең бик җаваплы, һәм синең белән урынлы горурланырлык икән. Киләчәктә дә хыялларыңны чынга ашырып, максатларыңа ирешеп яшә һәм Ватанга тугры хезмәт ит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев