Саклаубаш мәктәбендә "Татар халык ашлары" бәйгесе үткәрелде. Без анда нинди генә татар халык ризыклары, аларны әзерләү рецептлары, ашарга пешергәндә кулланыла торган борынгы һәм хәзерге кирәк-яраклары, милли киеме, сәнгать әсәре, татар халык әкиятләре белән танышмадык! Тамашачы укучыларның яртысының, мөгаен, бу минутларда пешекче һөнәрен үзләштерәсе килгәндер, ә инде бәйгедә катнашкан 7-8нче сыйныф...
Саклаубаш мәктәбендә "Татар халык ашлары" бәйгесе үткәрелде. Без анда нинди генә татар халык ризыклары, аларны әзерләү рецептлары, ашарга пешергәндә кулланыла торган борынгы һәм хәзерге кирәк-яраклары, милли киеме, сәнгать әсәре, татар халык әкиятләре белән танышмадык! Тамашачы укучыларның яртысының, мөгаен, бу минутларда пешекче һөнәрен үзләштерәсе килгәндер, ә инде бәйгедә катнашкан 7-8нче сыйныф кызлары бик оста әзерләгәннәр иде. Алар арасында иң яхшы әзерлеклесе дип Ләйсән Исламова танылды - ул бәйгедә җиңү яулады.
Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Альфира Габдуллина әзерләде. Ул безгә әллә никадәр яңалык белдерде, гармунны да үзе сыздырып җибәрде.
Ләйсән Мөхәммәтова, "Беренче адымнар" түгәрәге.
Нет комментариев