САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны сайлауларда активлык күрсәтергә чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бердәм тавыш бирү көне алдыннан республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Бердәм тавыш бирү көне якынлаша.

14 сентябрьдә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар, Татарстан Республикасы Рәисен сайлау, шулай ук Мәләкәс округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау узачак», – дип билгеләде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бөтен сайлау алды кампаниясе эшлекле һәм конструктив атмосферада оештырылган. Партияләр һәм кандидатлар үз программаларын тәкъдим иттеләр, очрашуларда һәм төрле чараларда сайлаучылар белән актив аралаштылар.

Республиканың һәр шәһәрендә һәм районында яшәүчеләргә хакимияткә үз вәкилләрен билгеләргә туры киләчәк. Алдагы сайлаулар барышында барлыгы 7531 депутат мандаты бүленәчәк. Татарстан Рәисе искә төшергәнчә, бөтен республика буенча сайлау участоклары иртәнге 7.00 дә ачылачак һәм эшне кичке 20.00 гә кадәр дәвам итәчәк.

«Ышанам, татарстанлылар, һәрвакыттагыча, югары гражданлык җаваплылыгы һәм активлык күрсәтәчәкләр", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

"Кадерле дуслар! Барлык тышкы кыенлыкларга карамастан, республика соңгы биш елда тотрыклы үсешен саклап калды. Без уртак хезмәтебезнең җимешләрен күрәбез: бу ныклы икътисад та, ышанычлы социаль ярдәм системасы да, милләтара тынычлык та, төзек шәһәрләр һәм авыллар да», – диде ТР Рәисе.

"Без күп нәрсәгә ирештек,әмма алда тагын да күбрәк эш. Бу юлны без бергә уздык һәм, сәяси карашларның төрле булуына карамастан, махсус хәрби операция һәм тышкы басым шартларында бердәм һәм тату халык булып калабыз", - дип өстәде ул.

"Сезнең һәрберегезне 14 сентябрьдә бөтен гаиләгез белән сайлау участокларына килергә чакырам! Республикабызның киләчәк үсеше нәкъ менә сезнең сайлавыгызга бәйле. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм игелек телим!"- дип йомгаклады үз мөрәҗәгатендә Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов

Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев