САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республиканың кайбер районнарында көненә 20 тапкыр үлән һәм камыш яна

Яңа язгы-җәйге сезон башлану һәм бакча участокларында эшләр активлашу белән бәйле рәвештә, Татарстанда ландшафт янгыннары саны арткан. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтү һәм профилактика чаралары бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Садыков хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

– Хәзер безнең бүлекчәләр көн саен диярлек ландшафт янгынарын сүндерүгә — коры үлән, үсемлек калдыклары һәм камыш яну урыннарына чыга. Көненә 20 янгынга кадәр теркәлә, – диде ул.

Садыков әйтүенчә, һәрбер ландшафт янгыны куркыныч, чөнки утның торак пунктларга яки урман массивларына күчү ихтималы зур.

Ландшафт янгыннарының иң күп очраклары Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә, шулай ук Әлмәт, Тукай һәм Лаеш районнарында теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев