Республикадан МХО зонасына 21,5 мең тоннадан артык ярдәм җибәрелгән
Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына барлыгы 2,7 меңнән артык конвой, 21,5 мең тонна азык-төлек, азык-төлек булмаган товарлар, медицина әйберләре һәм дару юнәлдерелгән. Бу хакта республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советының 20 нче утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
— Хөкүмәт тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен финанс ярдәме белән тәэмин итү, МХОда катнашучыларны социаль реабилитацияләү һәм эш белән тәэмин итү буенча системалы эш оештырылган. Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә, — дип сөйләде ул.
Песошин сүзләренчә, гуманитар ярдәм җыюда парламент партияләренең төбәк бүлекчәләре, иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр, республика халкы катнаша. Татарстанда гуманитар ярдәм җыюның 85 пункты оештырылган, шуларның 20се Казанда урнашкан.
Төзүчеләр, табиблар, социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрендә тыныч тормышны торгызуда актив катнаша, дип өстәде Премьер-министр.
— Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, шулай ук яңа төбәкләргә ярдәм итүдә актив катнашканыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев