САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада «Туган тел» съезды бара

15–17 апрель көннәрендә Татарстан Фәннәр академиясендә Бөтендөнья «Туган тел» съезды уза. Анда Россиянең 28 төбәгеннән һәм чит илләрдән 800дән артык укытучы һәм мәгариф хезмәткәре катнаша, дип яза «Татар-информ» МА.

Чараның тантаналы өлешендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады. Ул съезд Габдулла Тукай каберенә һәм һәйкәлләренә чәчәк куюдан башланганын әйтте. Шакиров татар телен саклаучы төп көч – укытучылар икәнен аерым билгеләп үтте.

— Әгәр Казанда, татар дөньясының үзәгендә, меңләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли мәгариф хезмәткәрләре җыела алса, фикерләүче кеше өчен моның төп мәгънәсе бик тирән, — диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова съезд кысаларында узучы Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының әһәмияте турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген Казан үзәгендә 30 төбәк һәм 5 чит илдән 500 бала ярыша. Укытучылар хезмәтенең нәтиҗәсе нәкъ шул балаларның татарча матур аралашуында һәм иҗат итүендә күренә, диде ул.

— Татар теле укытучысымы яки башка фәннән укытучымы – хезмәтебезнең нәтиҗәсе еллар узгач кына ачыла. Ул киләчәктә күренәчәк. Бүген исә Халыкара олимпиада йомгаклары ясала. Балаларның бер-берсе белән иркен аралашуын, үз шигырьләрен, иҗат эшләрен ничек тәкъдим итүләрен күрсәгез иде – сез күңелдән куаныр идегез, — диде ул.

Тантаналы ачылышта укытучыларга һәм мәгариф хезмәткәрләренә Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләте алдында зур хезмәтләре өчен» медальләре һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Телләрне, мәдәниятне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу чара Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза һәм дөньяда татар телен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң эре чараларның берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев