Республикада МХОда катнашучыларга ярдәм чаралары арткан
Соңгы дүрт ел эчендә Татарстан Республикасында махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына муниципаль дәрәҗәдәге ярдәм чаралары саны ике тапкырдан күбрәккә артты. 2026 елның 1 апреленә бу күрсәткеч 3082гә җиткән. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Министрлык ярдәм чараларын гына теркәп калмый, ә аларны эшләү һәм камилләштерү өчен методик ярдәм дә күрсәтә.
– 2022 ел ахырында 1360 ярдәм чарасы исәпләнсә, бүген аларның саны өч меңнән артып китте. Бу безнең республика өчен Ватан сакчылары турында кайгыртуның ныклы өстенлек икәнен күрсәтә, – диде ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.
Аның сүзләренчә, бу ярдәм тормышның төп өлкәләрен – салым ташламаларыннан алып балалар белеме һәм психологик ярдәмгә кадәр – колачлый.
Муниципаль реестрга 16 төр ярдәм кертелгән. Иң киң таралганнары – үзара салым түләүдән азат итү, җир салымы һәм физик затларның мөлкәт салымы буенча ташламалар.
Махсус операциядә катнашучыларның балаларына ярдәмгә аерым игътибар бирелә: мәктәпләрдә бушлай тукландыру, балалар бакчалары өчен түләүдән азат итү, лагерьларга юллама алуда өстенлек, белем бирү оешмаларына чираттан тыш кабул итү каралган.
Иң күп ярдәм төрләре – 11 – Алабуга һәм Менделеевск районнарында тәкъдим ителә. Казан, Актаныш, Әлмәт һәм Кайбыч районнарында хәрби хезмәткәрләр гаиләләре 10 төр ярдәмнән файдалана ала.
Барлык мәгълүмат Татарстан буенча Россия Юстиция идарәсенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев