Республикада IT-ипотека буенча 4,6 меңнән артык кредит бирелгән
Татарстанда льготлы IT-ипотека гамәлгә кергәннән бирле 4,6 меңнән артык торак кредиты бирелгән, аларның гомуми күләме 42 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында ТР цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Аккредитация узган IT-компанияләр льготлы IT-ипотека алу мөмкинлегенә ия. Бу ярдәм чарасы популярлыгын саклап кала. Узган елда бирелгән IT-ипотекалар саны 2024 ел белән чагыштырганда 16 процентка арткан.
Татарстаннан Россия Минцифрасында 684 IT-компания аккредитация узган. Бүген республикада 3,5 меңнән артык IT-компания эшли. Узган ел 51 яңа компания барлыкка килгән, аларның яртысыннан күбрәге Россиянең башка төбәкләреннән күчеп килгән.
Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, Россиянең барлык төбәкләрендә гамәлдә булган льготлы IT-ипотека 2030 елга кадәр озайтылган. Кредит суммасы — 9 млн сумга кадәр, максималь ставка — 6 процент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев