Җәмгыять

Республикада бераз яңгыр, +17 градус җылы көтелә

Бүген республикада аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр булачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Иң элек җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, бераз вакыт үткәч, юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасы төнлә 0..+ 5 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +7...+12 градуска күтәрелә. Төбәкнең көнчыгыш районнарында урыны белән +17 градуска кадәр җылы булачак.

Районда да шундый климат фаразлана. Һава торышына карап киенегез, дуслар!


Нет комментариев