Республикада агулануларның 26,3 проценты алкоголь аркасында: бер атнада 8 очрак
Татарстанда 20–26 апрель көннәрендә алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агулануның сигез очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзорның территориаль идарәсе хәбәр итә.
Шул ук атна эчендә барлык химик агуланулар саны 73не тәшкил иткән. Аларның 63 проценты – ир-атлар. Күзәтү чорында агулануларның 36,8 проценты даруларны дөрес кабул итмәү (артык күп эчү, табиб рецептын бозу, яраксыз вакытта эчү һәм башкалар) сәбәпле килеп чыккан. Алкоголь исә очракларның 26,3 процентында агулануга сәбәпче булган. Калган агуланулар башка төрле факторларга – азык, химикатлар, агулы газлар һәм башкалар бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев