Татарстанда узган ел авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренә ярдәм чараларына 16,7 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советының 20 нче утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
— Республика аграрийларыбызның эшчәнлеген дәртләндерүне дәвам итә, — диде ул.
Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгында уңай динамика сакланса да, төп игътибар өстәмә бәяне, нәтиҗәлелекне һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелә. «Моның өчен резервлар бар, шул исәптән продукция экспорты исәбенә», — дип ассызыклады Алексей Песошин.
Нет комментариев