САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада 700 меңнән артык кеше үзләренә кредит алуны тыйган

1 марттан башлап, 737 212 татарстанлы кредит алуга үзенә тыю (самозапрет) куйган. Бу хакта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

– Бүген кредит алуга үзеңә тыю кую бик гади – моны дәүләт хезмәтләре порталы аша яки күпфункцияле үзәкләрдә эшләп була. Беренче ысул белән 1 марттан бирле 680 792 кеше файдаланган. Шул ук чорда күпфункцияле үзәк аша тыю кую өчен 56 420 кеше мөрәҗәгать иткән, – диде Альберт Яковлев.

Кредитларга үзеңә тыю кую – мошенникларга каршы нәтиҗәле чара. Чөнки кеше, хәтта җинаятьчеләр йогынтысына эләксә дә, кредит ала алмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев