САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондаш композиторыбызның яңа китабы чыкты

.

Сарманда яшәп иҗат итүче үзешчән композитор Гөлнара Якупова-Мөхәмметдинованың чираттагы китабы дөнья күрде. "Җырлы бакча" дип аталган җыентыкка районның тагын ике үзешчәне Миләүшә Хәкимуллина, Ландыш Зарипованың да балалар бакчаларына һәм төрле яшьтәге мәктәп балалары  өчен язылган җырлары кертелгән. Китапны бизәүдә районның сәнгать мәктәбе  рәссамнары Гүзәл Әһелтдинова, Лилия Әбделкәримова, Руслана Мөстәхыймова,  Әлфия Сәхәбетдинова, Айрат Хәертдинов рәсемнәре файдаланылган.

- Мин бу җыентыкның чыгуын көтеп алдым. Балалар өчен бик файдалы, кызыклы булыр, дип уйлыйм. Минем өчен һәм китапка өлеше кергән һәркем өчен ул бик кадерле, - ди Гөлнара Рәис кызы.

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев