САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда карлы яңгыр көтелә

.

Быел һава торышы безне үзенчә сөендерде дә, көендерде дә. Кышы – чын кышларча булды: кары да күп яуды, шактый озак кына суыклар да торды. Җылылар, яздан ук башланып, җәйге кызуга күчтеләр. Әйе, моның начар яклары да булды – яңгырлар бик нык сирәгәйделәр. Бу уңышка да зыян салды... 
Менә ноябрь ае җитте инде, ә һава торышының суыту ягына борыласы килеп тормый. Бүген дә, 5 ноябрьдә, аның температурасы нольдән югары булачак, +5 градуска кадәр җитәчәк. Көн болытлы торачак, бераз карлы яңгыр явачак, аннары ул гел яңгырга гына әйләнәчәк. Гомумән, алдагы көннәрдә язын, җәен һәм көзен ява алмыйча интеккән яңгырлар көтелә. Районда һава температурасы ноябрь урталарында гына нольдән түбән төшәчәк, ди прогнозлар. Алар дөрес булырмы – яши-яши күрербез! Иң мөһиме – машинагызның тәгәрмәчләрен кышкыларга алыштырырга онытмагыз, чөнки кыш кайчан да булса җитәчәк.
https://pixabay.com сайтыннан фото

Ильназ Сираев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев