Буген районыбыз мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады
Сарман урта мәктәбендә узган бәйрәмдә ТР Суд департаменты җитәкчесе Җәүдәт Салихов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар. Алар укучыларны, укытучыларны, әти-әнилэрне Яңа уку елы белән тәбрикләделәр, уңышлар теләделәр, беренче сыйныфка керүчеләргә уку кирәк-яраклары бүләк иттеләр. "Үз мәктәбеңэ ярдәм ит" акциясе кысаларында якташыбыз Җәудәт Салихов, шушы мәктәп укучысы буларак, 10-11 класс укучыларына парталар буләк итте.
Нет комментариев