САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Район халкы "Дуслар белән – күңелле!" конкурсында активрак булырга тиеш

9 июньдә Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без фотоконкурс игълан иткән идек. Ул "Дуслар белән - күңелле!" дип аталды. Тик анда катнашучылар гына һаман да юк. Сездән, активрак булуыгызны сорап, дусларыгыз белән төшкән фотолар (балыкта, табигать кочагында, спорт уеннарында һ.б.) һәм кыскача язма көтәбез. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына...

9 июньдә Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без фотоконкурс игълан иткән идек. Ул "Дуслар белән - күңелле!" дип аталды. Тик анда катнашучылар гына һаман да юк.

Сездән, активрак булуыгызны сорап, дусларыгыз белән төшкән фотолар (балыкта, табигать кочагында, спорт уеннарында һ.б.) һәм кыскача язма көтәбез. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Катнашучылар өчен тавыш бирүне башлар алдыннан без аларның фотоларын һәм сылтамаларын ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә махсус альбомга җыячакбыз. Анда тәүлек буена җыелган "лайк"лар исәпләнәчәк. Алдан җыелган "лайк"лар роль уйнамыйлар.

Җиңүчене бүләк көтәчәк.

svopi.ru сайтыннан фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев