Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Райондашыбыз Кирилл Кондратьевның сәләтләре, яраткан шөгыльләре күп

Петровский Завод авылы мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Кирилл Кондратьев белән без беренче тапкыр узган ел Даулы болында очраштык. Ул ярыш карарга һәм гаиләсе белән “Гамбит” исемле чабышкы атлары өчен җанатарга килгән иде. Елгыр, әмма җитди егет бик тиз күңелне яулап алды.

Кечкенәдән әтисенең атлары янында үскән гаилә башлыгы Федор Кондратьев хәзер үзе дә атлар белән “җенләнә”. Чабышкыларга булган мәхәббәтен ул улларында да тәрбияли. 10 яшьлек Кирилл быел Сабантуйда беренче тапкыр үзе катнашачак. Тәвәккәл егет белән “Айтуган” спорт залында узган көрәш буенча республика бәйгесендә янә очраштык. 

Мин милли көрәш белән дә бик яратып шөгыльләнәм. Спортка мәхәббәтне дә әтием тәрбияләде. Алты яшьтән атларда йөрим, – диде Кирилл.

Ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хаҗип Гәрәев истәлегенә оештырылган татарча көрәш буенча республика турнирында ул 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынны яулады.

Петровский Завод авылы егетенең тагын бер зур уңышы бар. Агымдагы елның 15 февралендә башкалабыз Казанның «Созвездие - Йолдызлык» театрында узган керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы – Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концертында Кирилл Кондратьев алып баручы буларак танылды. Ул Ләке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Айбагыр” балалар фольклор ансамбленә йөри. Бу конкурска сайлап алу турларын узган 7-35 яшьлек иң талантлы кызлар һәм егетләр чакырылганнар. Яшь йолдызчыгыбыз белән горурланып карадык чыгышларын. Аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, ролен сәнгатьле итеп башкаруы сокландырды. Ул бик матур җырлый да әле.   

Минем үземә дә бик нык ошаган иде концерт. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә мине әнием Клара белән ансамблебез җитәкчесе Римма Валентиновна өйрәтә. Миңа керәшен җырлары бик ошый, – диде нәни йолдызчык.

Кечкенә дә төш кенә Кириллның киләчәге өметле күренә. Күпкырлы сәләт иясе мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укый.

Безнең Кирилл – үтә дә тырыш, үҗәт, төпле егет. Ул һәрвакыт үз сүзендә тора, нинди дә булса эшкә алына икән, аны җиренә җиткереп башкара. Өлкәннәргә хөрмәте зур. Мин аның апасы Валерия белән беренче тапкыр ансамбльгә килгән көнен яхшы хәтерлим әле. Кыюсыз гына малай иде, хәзер төпле фикерле, конкрет егет булып үсеп килә. Бөтен яктан да килешле, акыллы, чибәр үзе. Һәр сүзне тиз эләктереп ала, әйткәнне төгәл үти. Чиста, пөхтә киенеп йөри, җыйнак. Аның артыннан бернәрсәне дә җыясы юк, ул мөстәкыйль итеп тәрбияләнгән, – дип мактады егетне Ләке мәдәният йорты директоры Римма Антонова.

Кирилл Кондратьевка Казанда Җәкәү йорты – Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә яраткан шагыйрәбез Клара Булатованың 90 яшьлек юбилеена багышланган чараның бер өлешен алып бару хокукын да биргәннәр. Ул анда сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп тә тамашачыларны сокландырган. Нәкъ менә җаваплы карашы белән игътибарны җәлеп итә, үзенә ышаныч тудыра егет.

“Камиллеккә чикләр юк” әйтеме Кириллга бик туры килә. Аның киләчәктә дә биек үрләр яулавына, яңа җиңүләргә ирешүенә без ышанабыз һәм горурланабыз. 


Ел саен 15 апрель көнне Бөтендөнья сәнгать көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм 2019 елда ЮНЕСКО тарафыннан сәнгатьне үстерүгә, таратуга һәм популярлаштыруга ярдәм итү, шулай ук сәнгать иҗаты һәм җәмгыять арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен рәсми рәвештә игълан ителә. Аның максаты – халыкны сәнгатькә җәлеп итү, матурлык хисе уяту, хәзерге заманда иҗатның мөһимлеген аңлату.

Бөтендөнья сәнгать көне – ул рәсем сәнгате генә түгел, музыка, бию, театр, кино һәм башка төр иҗатта да үзеңне күрсәтү мөмкинлеге бирүче бәйрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев