САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда 69 ирекле һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер

Фәнни-техник прогресс никадәр зур булмасын, җир йөзендә яклауга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр һәрвакыт бар.

Аллаһка шөкер, күпчелек халык яхшы тәрбияләнгән, шулай булгач, мондый кешеләргә ярдәмгә килүчеләр дә шактый. Тик һәр кешенең үз шәхси вакыты, үз эше дә бар бит. Димәк, ярдәмгә мохтаҗлар белән эшләү өчен аерым кешеләр кирәк. Андыйларны сез дә беләсез инде – сүз волонтерлар турында бара.
Без белгән форматта волонтерлык хәрәкәте илебездә 2000 нче елларның икенче яртысында барлыкка килә. Халыкның социаль яктан якланмаган катламнары, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр белән эш итәргә яшьтән үк өйрәнү мөһим. Моны районыбызда да бик яхшы аңлыйлар. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ике иреклеләр берләшмәсе эшли. «Волонтер» дип исемләнгәне үз эченә күбесенчә мәктәп укучыларын ала. Сирәк кенә булсалар да, берләшмә эшчәнлегендә аграр көллият студентлары да катнашалар. Аларның кураторы – үзәкнең социаль педагогы Ләйсән Вәгыйзова.
- Әлеге вазифаны 2013 елдан бирле башкарам. Волонтерларны ДОБРО.РУ сайтында терким. Бүгенге көнгә анда районнан 69 кеше теркәлгән. Волонтерлар белән төрле акцияләр, чаралар үткәрәбез. Барлык мәгълүмат шул сайтка кертелеп барыла, - дип аңлатты ул.
Чаралар, волонтерларның эш юнәлешләре һәм башкалар турында тагын да күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 14 октябрь санын укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев