Районбыз укытучылары мактаулы исемгә лаек булдылар
Яшь педагогларга һөнәри үсеш юлында шәхси ярдәмнәре өчен «Мактаулы остаз» аерымлык билгесе белән бүләкләнделәр:
Римма Ясир кызы Ганиуллина – Сарман гимназиясенең педагог-китапханәчесе,
Рафис Исмәгыйль улы Гатин – Җәлил икенче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең информатика укытучысы,
Эльза Фоат кызы Гыйльметдинова – Сарманның “Сандугач” балалар бакчасы тәрбиячесе,
Айдар Фаиз улы Җиһангиров – Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомумбелем бирү мәктәбенең хезмәт укытучысы, Венера Рафис кызы Җиһаншина – Җәлил поселогының «Аленушка» балалар бакчасы тәрбиячесе,
Гөлнара Дамир кызы Мөхәммәдиева – Җәлил беренче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең математика укытучысы,
Айгөл Ринат кызы Шәмсетдинова – Юлтимер төп гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев