Район халкы төрле уеннар ярата
Нинди яшьтә булуына да карамастан, күпләр диярлек уйнарга яраталар.
Кемдер саф һавада күңел ачуны үз итсә, берәүләргә виртуаль уеннар якынрак.
Ә без нигә уйныйбыз соң? Белгечләрнең җавабы күптән әзер: уен – дөньяны танып-белүнең төп ысулы. Балалар аның аша үзләрен зурлар урынына куеп карыйлар, моторикаларын һәм социаль күнекмәләрен арттыралар. Зурлар исә уеннар ярдәмендә стресстан арыналар, баш миен эшләтәләр, нерв системасын тынычландыралар.
XIX гасырда уеннар, гади генә күңел ачу кысаларыннан чыгып, бер үк вакытта сәнгатькә, җәмәгать киңлекләренә, спортка, укуда, бизнеста, сәламәтлек саклауда кулланыла торган коралга да әверелделәр.
Мисал өчен, онлайн-уеннарны алыйк. Алар хакында «төрле илләр буенча таралышкан дуслар аралашу өчен яңа мәйданчык» дияргә дә була. Киберспорт исә күпмиллионлы аудитория җыйды. Профессиональ уенчыларның ярышларга әзерләнүләре чын спортчыларныкыннан бер дә ким булмый.
Каленьдардагы даталарга күз салсак, 20 декабрьдә Уеннар көне билгеләп үтелә. Бу – буынара уен кичәсе оештыру өчен менә дигән сәбәп. Мәсәлән, әти-әниләргә өстәл уеннары тәкъдим итәргә була. Шахмат-шашка, домино, лото – рәхәтләнеп уйнасыннар! Балалары компьютер артына яки, кулларына «джойстик» алып, телевизор янына утырсыннар. Урыннар белән алышу да хуплана.
Истәлекле дата уңаеннан, без берничә райондашыбызның уеннар турындагы фикерләре белән кызыксындык.
Айнур, Сарман авылы:
– Уеннарны яратам, аеруча – чын кешеләр белән. Миңа дусларым белән өстәл уеннарында көч сынашу ошый. Шахмат, урамда волейбол, лото – һәрберсе кабатланмас тарих. Сүз дә юк, виртуаль уеннар да кызык, тик алар спорт җиңүеннән соң кул кысышуга яки өстәл артында фикер алышуга җитмиләр. Минем өчен уен – беренче чиратта, якын кешеләрне бергә җыю өчен сәбәп.
Илнар, Җәлил поселогы:
– Әлбәттә, уйнарга яратам. Виртуаль дөнья миңа зур ирек бирә: бүген мин галәмне коткарсам, иртәгә яңа цивилизация төзи алам. Онлайн-уеннар дөньяның теләсә кайсы почмагындагы дуслар белән очрашырга мөмкинлек бирәләр. Чын уеннар да шәп, тик аларда мөмкинлекләр чиклерәк.
Гүзәл, Сарман авылы:
– Күбрәк өстәл уеннарына өстенлек бирәм. Алар мине үзләренең төрлелеге белән җәлеп итәләр: гади һәм күңелле уеннардан алып авыр интеллектуаль уеннарга кадәр. Үземне яңа форматларда сынап карарга яратам. Иң мөһиме – синең белән бергә уйный торган компания. Иптәшләрең белән рәхәт булса, җиңелү дә артык көендерми.
Рәсем ясалма интеллект ярдәме белән генерацияләнде
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев