САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы чәйне бакчасында гына үстерә

Файдалы үләннәр үсә торган почмакны бакчачылар төрлечә атыйлар — даруханә бакчасы, чәй клумбасы, чәй почмагы... Ничек кенә булса да, нәкъ менә үзең үстергән экологик чиста продуктның файдасы күбрәк. Түтәлдән өзеп кереп, свежий үләннән төнәтелгән чәй хуш исле һәм шифалы да. Соңгы елларда үлән чәйләре аеруча популярлаша башладылар. Файдалы булулары өстенә, алар — бакчаның күрке дә. Шулай ук һәрвакыт кул астында булулары белән дә уңайлы.

Безнең җирлектә чәй үләннәренең нинди төрләрен үстерергә мөмкин соң? 
Файдалы чәй үләннәренең берсе — бөтнек. Аның төрләре дә күп. Үрчетү дә әллә ни авырлык тудырмый. Күршең я таныш бакчачың бүлешкән үсемлек ботагының тамырын җәелдереп тә, бик уңайлы һәм тиз үрчетергә мөмкин, тамыры белән күчереп утыртырга да була. Үзенчәлекле сортларын, әлбәттә, орлыктан үстерергә кирәк. 
Популярлыгы буенча икенче үлән — мелисса. Тышкы кыяфәте белән ул бөтнеккә охшаш. Әмма мелиссадан лимон тәме килә. 
Шулай ук чәй почмагына эхинацея чәчәге утыртырга мөмкин. Ул, даруга караганда, иммунитетны яхшырак күтәрергә сәләтле. 
Акчәчәк (ромашка) ялкынсыну процесслары белән көрәшә һәм нервларны тынычландыра. Даруханә бакчасында аңа да урын табылса яхшы. 
Чәй газонын вак зәңгәр чәчкәле шалфей да бизәр иде. Ул ялкынсынудан һәм тын юллары авыруларыннан файдалы, аның белән авыз куышлыгын чайкыйлар. 
Чамбыр (чабрец), мәтрүшкәнең сары һәм шәмәхә төрләрен утыртырга була. Аларны, гадәттә, салкын тигәндә, мунчадан чыккач, чәй әзерләргә кулланалар. 
Чәй үләннәре композициясенең үзәгенә ала миләүшә (лаванда), иван-чәй утыртсаң яхшы. 
Гомумән, чәй почмагына үзеңә файдалы булган һәм организмыңа килешкән үсемлекләр утырту хәерле. Шулай ук табиб белән киңәшү дә зыянга булмас.
Рәсем — ru.freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев