Район Үзәк ял паркында өмә үтте
Бүген Сарманның Үзәк ял паркында чын мәгънәсендә хезмәт дәрте кайнады. Районда санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырылган өмәгә барлык оешмалар җыелды.
Парк территориясен тәртипкә китерүдә район җитәкчеләре, учреждениеләр хезмәткәрләре, ветераннар, яшьләр, актив сарманлылар катнаштылар. Алар агачларны агарттылар, чүп-чарны, коелган яфракларны җыйдылар.
«Сарман-информ» хезмәткәрләре дә чарадан читтә калмадылар. Без дә паркны чистарту эшенә үз өлешебезне керттек. Үзебезн белән фотоаппарат һәм блокнот кына түгел, тырма, капчык та алган идек.
Өмә бердәмлек һәм тырышлык символына әверелде. Көн кояшлы булгач, эш тагын да кызып китте. Берничә сәгать эчендә парк яңарып, чистарып һәм матурлыкка күмелеп калды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев