Район фермерлары һәм кооперативлары җыелышы узды
Бүген “Сарман” кинотеатры залында районның крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җыелышы үткәрелде.
Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм узган елдагы эшләргә йомгак ясады.
Беренче көн тәртибе буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев чыгыш ясады. Ул ел дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсендә башкарылган эшләргә тукталды. Идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов үсемлекчелектәге уңышлар хакында сөйләде. “Россельхознадзор” идарәсенең район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов нинди орлык сайлау, аларны саклап калу буенча киңәшләрен бирде. Ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Мостафин терлекләрне теркәү, этләрне чиплаштыру турында мәгълүмат җиткерде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү таләпләре турында сөйләү өчен сүз Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге начальнигы Радик Госмановка бирелде. Мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова эшмәкәрләргә ярдәм төрләренә тукталды. “Россельхозбанк” җитәкчесе Ләйсән Хөснетдинова кредит ярдәме хакында сөйләде.
Соңыннан алдынгы фермерлар һәм хезмәткәрләр бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев