Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Район ансамбльләре «Каравон»да катнаштылар

23 майда Лаеш районының Никольское авылында рус фольклоры бәйрәмен – «Каравон»ны билгеләп үттеләр.

Анда илнең төрле төбәкләреннән 170 коллектив, шул исәптән Җәлил мәдәният сараеның «Родники» рус җыр халык ансамбле (җитәкчесе – Фәрит Гыйниятуллин) һәм Александровка авыл мәдәният йортының «Рябинушка» рус фольклор ансамбле (җитәкчесе – Фәйрүзә Садретдинова) катнаштылар.

Бәйрәм концерт, уен һәм театральләштерелгән программаларны, мастер-классларны, халык сәнгать һөнәрләре, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмә-ярминкәләрен үз эченә алды. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев