Клиник психолог Дарья Сальникова «Радио 1» белән әңгәмәдә аерылышудан соң ялгызлыкны җиңелрәк кичерергә ярдәм итүче төп факторларны атады. Бу хакта «Татар-информ» ИА хәбәр итә.
Мондый авыр чорда социаль мохит мөһим роль уйный. Эксперт фикеренчә, якын дуслар һәм танышлар белән актив аралашу кешегә үзен куркынычсыз хис итәргә һәм психологик ярдәм алырга булыша.
Үзгәрешләрне җиңелрәк кабул итүнең тагын бер юлы — яңа шөгыль табу. Психолог билгеләп үткәнчә, хәтта озак еллар бергә яшәгәннән соң яки өлкән яшьтә дә тормышка яңа кызыксынулар кертү файдалы. Үзеңне балконда яшелчәләр үстерүдә, бәйләү, әдәбият һәм фәлсәфә түгәрәкләрендә сынап карау яки сәнгатькә якынаю стрессны җиңәргә мөмкинлек бирә.
Нет комментариев