Петровский Завод һәм Ләке җирлекләре аша әйләнеп узу маршруты булдырылган
Бүген көчле яңгырлар аркасында Чаллы-Сарман юлының 42-нче километрында Янурыс авылы янында юлның бер өлешенең сафтан чыгуы турында без хәбәр иткән идек.
Шул уңайдан юл хәрәкәтендә катнашучыларны әлеге вәзгыятьне исәпкә алырга өндиләр. Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәренә барырга теләүчеләр Петровский Завод һәм Ләке авыл җирлекләре аша оештырылган әйләнеп узу маршрутыннан йөрергә тиеш булачаклар.
Белгечләр юлны ремонтлау буенча тиешле чаралар күрәчәкләр. Юлларда сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев