15 февраль көнне башкаланың «Созвездие - Йолдызлык» театрында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы – Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концерты үтте.
Анда конкурсның сайлап алу турларын узган 7-35 яшьләрдәге иң талантлы кызлар һәм егетләр чыгыш ясады.
Петровка Завод авылында яшәүче һәм Ләкенең “Айбагыр” балалар фольклор ансамбленә йөрүче Кирилл Кондратьевны Гала-концертның алып баручысы итеп сайлаганнар. Яшь йолдызчыгыбыз белән горурланып, без аңа киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.
Нет комментариев