Өйдә чыккан зарарлы бөҗәкләрдән арыну бер дә җиңел түгел. Кибеттәге күп кенә чараларның составында зыянлы химикатлар бар, исе дә көчле, файдасы да юк.
Белгечләр, кырмыска һәм башка бөҗәкләрдән котылырга гадәти корица ярдәм итә, ди. Бөҗәкләр аның исен бөтенләй яратмый икән. Корица хәтта ачык һавадагы бөҗәкләрне җиңәргә дә ярдәм итә. Аның исен тараканнар, үрмәкүчләр, чебеннәр, черкиләр, хәтта күселәр дә яратмый.
Чыганак: http://arskmedia.ru/news/faydaly-kishlr/oydge-kyrmyskalardan-nichek-arynyrga-ikn
Нет комментариев