САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Орденлы Мәдинә апа гомер бәйрәмен билгеләп үтә

.

Бүген Илексаз авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Латыйпова Мәдинә Хаҗи кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
 Мәдинә апа шушы авылда туып-үскән, бөтен гомерен тегүчелеккә багышлаган, күпьеллык тырыш хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен төрле дәрәҗә Мактау кәгазьләренә, кыйммәтле бүләкләргә, Почет билгесе орденына лаек булган.
 Мәдинә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева  тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранга котлау сүзләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, җирлек ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова, якыннары һәм башкалар җиткерделәр.
 Мәдинә апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев