Иске Минзәләбашта чыгарылыш укучылары истәлеккә гөл утырттылар
.
Таңсылу Сәхәбиева, Иске Минзәләбаш мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:
– Мәктәбебезнең тугызынчы сыйныфын быел 5 бала – ике егет һәм өч кыз тәмамлады. Өчесе укуын Сарман аграр көллиятендә дәвам итәргә исәпли, берсе 10 сыйныфка барачак. Берсе әлегә уйлый, сайлау алдында тора. Ә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә, гадәттәгечә, саубуллашу вальсы, матур җырлар әзерләдек. Ветеран укытучыларыбызны, әти-әниләрне дә чакырдык. Бу елдан башлап, матур традиция булдырдык. Чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәптә үз куллары белән гөл утырттылар. Ул тантаналы рәвештә узды. Бәйрәм ахырында гөл савытлары чыгарылды. Моны, сюрприз буларак, укытучылар әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев