Яңа Әхмәт авылы ветераны 95 яшен бәйрәм итә
Әхмәт авылында гомер кичергән, бүгенге көндә кызы Расиха апа тәрбиясендә Әлмәт шәһәрендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Нәҗметдинов Мөдәрис Шәмсемөхәммәт улын бүген олуг юбилее белән тәбрикләделәр.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре, күчтәнәчләр тапшырды. Ветеран "Бөек Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медалена да ия булды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты баш белгече Резедә Сәлемгәрәева, авыл ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова, онык-оныкчыклары, туганнары да Мөдәрис абыйга хөрмәтле гомер, сихәтлек теләделәр. Күршеләре Ботыр белән Мәдинә тәмле пылау пешереп алып кергәннәр иде. Алар да күрше бабаен юксынуларын, сагынуларын әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев