Нарат-Астында кодагыйны да күршедән сайлыйлар
.
Галина Карпова, Нарат-Асты авылы:
- Күршеләрдән, Аллаһка шөкер, бик уңдык. Килен булып төшкәнемә быел 38 ел булды. Шул дәвердә үзара дус-тату, туганнарча яшибез. Каршы якта гомер иткән күршем Мария Васильева белән кодагыйлар да булып куйдык. Кияүне ерактан эзләмәдек, үзебезнең күз алдында үскән тырыш, уңган, сыналганын сайладык. Кодагый белән йокларга гына аерылышабыз. Көненә бер тапкыр я аларда, я бездә чәй эчмәсәк, эшләребез уңмый кебек. Терәлеп торган күршеләребез Светлана апа Зарифуллина, Марс абый белән Руфия апа Егоровлар белән дә бик тату яшибез. Һәрвакыт бер-беребезгә керешеп, хәлләрне белешеп кенә торабыз. Эшне дә барыбыз да бергә күмәкләшеп эшлибез. Тавык-чебеш чистартасы, бәрәңге утыртасы, утыйсы, аласы булса да, гел бергә без. Барыбыз да исән-сау булып, киләчәктә дә күршеләр белән тату яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев