Нәҗибә апа актив тормыш дулкынында яши
Кичен һәм көндезен, хәтта иртәнге якта да үзәк ял паркында җәяүләп йөрүчеләр көннән-көн күбрәк күренә.
Кояшлы матур көннәрдә бала коляскасы тарткан-эткән яшь парлар, әниләр, әбиләр гаять арта.
Скандинавия йөрешен үз иткәннәр дә аз түгел хәзер. Ул узган гасырның 30 нчы елларында ук барлыкка килгән. Җәй айларында да күнекмәләрен дәвам итү өчен, аны фин чаңгычылары уйлап тапкан. 70 нче елларда аерым бер фитнес төре буларак кулланыла һәм таяклар белән йөрү дип атала башлый. Россиядә аны Скандинавия йөреше диләр. Ул, физик йөкләнешне дөрес бүлеп, тез һәм буын сөякләрен ныгытуны күздә тота.
- Үзегез беләсез, хәрәкәттә – бәрәкәт бит. Кызым Ильмира: “Әни, кирәк әйбереңне алып кайтып бирәм, йөрмә”, - дисә дә, үз кирәгемә үзем йөрергә тырышам әле. Аларның да эшләре күп. Таякчыкларым да бик уңайлы. Алар ярдәмендә йөрү иң өсләрен күтәртергә ярдәм итә, осанка да үзгәрә. Умыртка сөягенең зәгыйфьләнүенә каршы көрәшергә ярдәм итә. Өйдә кардиотренажерда шөгыльләнәм, физзарядка ясыйм. Дәвалау инәләрендә ятам, аны муеннарга да куям. Кан йөрешен яхшырта, диләр табиблар. Үз-үзеңне ничә яшьтә дә карарга кирәк икән, дип исәплим. Хәзер шундый позиция белән яшим мин, - диде Сарман авылында яшәүче Нәҗибә Мәрданова.
Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллим озак еллар Сарман һөнәр училищесында биология, химия фәннәреннән укытты. Тәүге тапкыр без Нәҗибә Шакирҗан кызы белән шунда таныштык һәм бик дус-тату эшләдек. Училище территориясен ямьләндерүдә, матурлауда аның бакчачылык серләрен белүе дә зур ярдәм итте. Матур традицияне уку йортында бүген дә дәвам итәләр.
Быел җәй, Аллаһ теләсә, ветеран укытучыга 80 яшь тула. Аның актив тормыш позициясе сокландырды, яшәешкә карашы да үзгәргән.
- Сәламәтлек, дөрес туклану турында тапшырулар карыйм, белгечләр киңәшләре тыңлыйм. Барлык яңалыкларны, хәбәрләрне, район сулышын “Сарман” газетасыннан укып белеп торабыз. Каян шуның чаклы мәгълүмат табып бетерәсез? “Мә”, дип, китереп бирмиләрдер әле, эзләп алырга, күрә белергә кирәк. Әллә нинди кызыклы кешеләр, осталар турында язасыз бит. Бик эчтәлекле газета, уңышларыгыз турында да укып беләбез. Алга таба да укучыларыгыз күп булсын, газета чыгып торсын, исән-имин эшләгез, - диде Нәҗибә апа.
Өлкән яшьтә дә менә шулай күтәренке кәеф, тормыш ямен тоеп яшәүчеләрдән үрнәк аласы гына кала. Картаю, чыннан да, карт аюда гына буладыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев