Мөдәррис абыйга 90 яшь тулды
Саклаубаш авылында гомер итүче хезмәт ветераны Мәрданов Мөдәррис Шәйхелзадә улына 90 яшь тулды.
Кызлары-кияүләре кадерле кешеләре хөрмәтенә ифтар мәҗлесе оештырдылар. Гомер бәйрәме белән юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын hәм истәлек бүләкләре тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина, авыл ветераннар советы рәисе Насиха Нәҗметдинова, балалары, оныклары,туганнары, күршеләре дә сихәтлек, хөрмәтле гомер теләделәр. Кодагые Литфия апа теләкләрен шигырь юлларына салган иде. Авылның имамы Хәйдәр хәзрәт вәгазьләр укыды, хәерле картлык теләде.
Мөдәррис абый сабырлыгы, тыйнаклыгы, тырышлыгы белән авылдашлары арасында да абруй казанып яши. Зарланмый, сынатмый, hәр көнгә шөкер итеп яши белә ул. Намазын калдырмый, догалары аша балаларына имин көннәр тели. Бүгенге көндә армия хезмәтендәге оныгы Айрат та бабасына матур котлау сүзләре җибәргән. Җылы сүздән, матур теләкләрдән илhам алып яши ветеран. Без дә Мөдәррис абыйга күңел тынычлыгы, хәерле, бәрәкәтле гомер телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев