САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов: 22 төбәктә гаилә ипотекасы лимитын арттыруны сорыйлар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» комиссиясе һәм Россия Төзелеш министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында катнашты. Чарада илнең 22 төбәге гаилә ипотекасы буенча лимитларны арттыру турында мөрәҗәгать итүен белдерде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Утырышта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, төбәкләр җитәкчеләре катнашты. Эш башланганчы, алар төрле төбәкләрдә җитештерелгән коммуналь һәм махсус техника күргәзмәсен карадылар.

Марат Хөснуллин сүзләренчә, Россия Президенты торак төзелеше, ТКХ һәм төзекләндерү буенча 2030 елга кадәрге бурычларны билгеләгән, аларны 2036 елга кадәр озайткан. Вице-премьер ассызыклаганча, бу максатларга «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты юнәлдерелгән. Ул беренче тапкыр тормыш мохите сыйфатын яхшырту өчен барлык өлкәләрне — торак, ТКХ, юллар, транспорт, социаль инфраструктура, төзекләндерү, эш урыннарын — берләштерә.

2025 ел проектны гамәлгә ашыруның беренче елы булды, һәм барлык күрсәткечләр үтәлде. Марат Хөснуллин шулай ук Татарстан Рәисе җитәкләгән комиссия эшенең мөһимлеген аерым билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев