Матбугат үзәгеннән көн рецепты – яшел борщ
Сезгә яшел борщ рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - яшел суган - 4 сабак; - башлы суган - 1 баш; - яшь бәрәңге - 4 данә; - яңа кинза - 1/2 бәйләм; - яңа укроп - 1/2 бәйләм; - петрушка - 1/2 бәйләм; - тархун - 2 сабак; - су...
Сезгә яшел борщ рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- яшел суган - 4 сабак;
- башлы суган - 1 баш;
- яшь бәрәңге - 4 данә;
- яңа кинза - 1/2 бәйләм;
- яңа укроп - 1/2 бәйләм;
- петрушка - 1/2 бәйләм;
- тархун - 2 сабак;
- су - 1 3/5 миллилитр;
- он - 1 чәй калагы;
- тоз - тәм буенча;
- тартылган кара борыч - тәм буенча;
- лавр яфрагы - 1 данә;
- яңа кузгалак - 100 грамм.
Башлы суганны һәм яшел суганның ак өлешен үсемлек маенда алтын төс кергәнче пешерәбез. Он өстибез, тагын 1 минут пешерәбез.
Бәрәңге, лавр яфрагы өстибез һәм пешерәбез.
Кайнар су салабыз һәм тагын 5 минут тотабыз.
Кузгалакны вак итеп турыйбыз. Ашка салабыз һәм 5 минут пешерәбез.
Яшел суганның калганын һәм яшеллекне вак итеп турыйбыз.
Ашка яшеллек, тоз, борыч салабыз һәм әзер булганчы пешерәбез.
Барлыгы 20 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев