Матбугат үзәгеннән көн рецепты – төсле кәбестә һәм помидордан салат
Сезгә төсле кәбестә һәм помидордан салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - помидор - 2 данә; - каты сыр - 50 грамм; - сарымсак - 2 тырнак; - тартылган кара борыч, тоз - тәм буенча; - майонез - 1 аш калагы; - төсле кәбестә - 1 данә. Бик зур булмаган...
Сезгә төсле кәбестә һәм помидордан салат рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- помидор - 2 данә;
- каты сыр - 50 грамм;
- сарымсак - 2 тырнак;
- тартылган кара борыч, тоз - тәм буенча;
- майонез - 1 аш калагы;
- төсле кәбестә - 1 данә.
Бик зур булмаган төсле кәбестәне юабыз, йомшак булганчы пешерәбез, суытабыз, бүлгәлибез.
Помидорларны чистартабыз, телемләп турыйбыз, сыр һәм сарымсакны кырабыз.
Кәбестә, помидор, сыр һәм сарымсакны кушабыз, майонез салабыз, тоз һәм борыч сибәбез.
Барлыгы 20 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев