Матбугат үзәгеннән көн рецепты – маринадланган скумбрия
Сезгә маринадланган скумбрия рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лавр яфрагы - 2 данә; - хуш исле борчаклы борыч - 4 данә; - тоз - 2 аш калагы; - шикәр - 1 аш калагы; - су - ½ литр; - яңа скумбрия - 2 данә. Катырылган балыкның эчен алабыз, юабыз...
Сезгә маринадланган скумбрия рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- лавр яфрагы - 2 данә;
- хуш исле борчаклы борыч - 4 данә;
- тоз - 2 аш калагы;
- шикәр - 1 аш калагы;
- су - ½ литр;
- яңа скумбрия - 2 данә.
Катырылган балыкның эчен алабыз, юабыз һәм кисәкләп турыйбыз.
Балыкны 1 литрлы банкага салабыз, борчак һәм лавр яфрагы өстибез.
Салкын суга тоз һәм шикәр салабыз, эреп беткәнче бутыйбыз. Балык өстенә салабыз. Капкач белән каплыйбыз һәм суыткычка 2 көнгә куябыз.
Табынга бирер алдыннан өстенә хуш исле май салабыз. Пешерелгән бәрәңге һәм суган белән бирәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев