Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бал белән имбирлы-лимонлы эчемлек
Сезгә бал белән имбирлы-лимонлы эчемлек рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лимон - ½ данә; - бал - 1 аш калагы; - имбир - 20 грамм. Имбирне юабыз һәм кисәкләргә бүләбез. Лимонның яртысын юабыз һәм телемләп турыйбыз. 400 миллилитр кайнаган су салабыз, ныклап каплыйбыз һәм, ким дигәндә, 15 минутка калдырабыз....
Сезгә бал белән имбирлы-лимонлы эчемлек рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- лимон - ½ данә;
- бал - 1 аш калагы;
- имбир - 20 грамм.
Имбирне юабыз һәм кисәкләргә бүләбез. Лимонның яртысын юабыз һәм телемләп турыйбыз.
400 миллилитр кайнаган су салабыз, ныклап каплыйбыз һәм, ким дигәндә, 15 минутка калдырабыз. 2 сәгатьтән эчемлек куерак булачак. Көн дәвамында, кайнаган су өстәп, эчәргә була.
Чынаякка салабыз һәм бал өстибез.
Барлыгы 15 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев