САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәрьям апа «Сарман»ны бүген дә күзлексез укый

Бүген Чукмарлы авылында гомер кичергән хезмәт ветераны Исмәгыйлова Мәрьям Хәмидулла кызы 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Мәрьям апа Рангазар авылында туа, яшьли ятим калып, энесе белән Чукмарлыдагы туган апасы тәрбиясендә үсә. Балалык һәм яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә. 1955 елда Язкар абыйга тормышка чыга. Бергә дүрт ул тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше вафат булгач, соңрак Камил абый белән икенче тормыш тора. Аның да өч улын үз канаты астына ала. Алар, ике гаиләне берләштереп, матур гомер кичерәләр. Инде Камил абый да, җиде улның дүртесе дә бакыйлыкка күчкәннәр. Мәрьям апа бүгенге көндэ Чаллы шәһәрендә балалары тәрбиясендә гомер кичерә. Ил-көннәргә иминлек тели, яңалыклар белән танышып бара, укырга ярата, «Сарман»ны бүгенге көндә дә күзлексез укый.

Ветеранны матур юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Хөснимәрданова тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова һәм якыннары да җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев