«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе 30 мең укучыны колачлаячак
Яңа уку елы башына Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында 9 меңнән артык беренче сыйныф укучысына һәм 2-11 сыйныфларның 20 меңгә якын укучысына ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары вазифаларын башкаручы Айгөл Кашапова «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы буенча комиссия утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Узган ел акция кысаларында 11 меңнән артык беренче сыйныф укучысына һәм мохтаҗ гаиләләрдән 18 мең укучыга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм күрсәтелгән. 2025 елда күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 48 млн сумнан арткан. Акция башланганнан бирле, ягъни 18 ел эчендә, мохтаҗ гаиләләрдән 300 меңнән артык укучы 453 млн сумлык ярдәм алган.
Булачак беренче сыйныф укучыларына традиция буенча канцелярия кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырыла. Портфель эченә дәфтәрләр, каләмнәр, карандашлар, дәреслекләр һәм уку әсбаплары, рәсем ясау өчен альбомнар, укучы көндәлеге, файллар, папкалар, тышлыклар салына. Беренче сыйныф укучысы портфелегенең бәясе якынча 6-6,5 мең сум тәшкил итә.
Рюкзаклардан тыш, республиканың барлык районнарында спорт формасы, канцелярия товарларына сертификатлар һәм башка мәктәп кирәк-яраклары тапшыру планлаштырылган. Яңа уку елы алдыннан барлык районнарда акциягә багышланган тантаналы чаралар узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев