Мәктәпкә стресссыз керү өчен укытучыдан файдалы киңәшләр
Россиянең атказанган укытучысы Александр Снегуров балаларга озын каникуллардан соң уку процессына йомшак кына җайлашырга булышу буенча үз киңәшләрен бирде. Бу хакта «Абзац» басмасына сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы яза.
Педагог билгеләп үткәнчә, уку елына әзерлекне август аенда ук башлларга кирәк. Бу балага стресссыз һәм җиңел рәвештә яңа уку елы ритмына кереп китәргә ярдәм итәчәк.
Көн тәртибен һәм туклануны рәткә салу
Баланы мәктәпкә әзерләгәндә иң мөһиме — режимны торгызу. Укытучы түбәндәге адымнарны ясарга киңәш итә:
- Йокы графигын үзгәртү: Бала төш җиткәнче йокламасын өчен, уяну вакытын әкренләп иртәрәк сәгатьләргә күчерергә кирәк.
- Ашау режимы: Туклану вакытын да мәктәптәге расписаниегә якынайту файдалы.
- Җиңелчә күнегүләр: Башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен әз-әзләп китап уку, математика һәм телләр буенча гади биремнәр үтәү кирәк.
Мәктәпкә карата уңай атмосфера тудыру
Александр Снегуров сүзләренчә, канцелярия эсбапларын бала белән бергә сайлау, дәреслекләрне күзәтү һәм сыйныфташлар белән аралаша башлау яхшы нәтиҗә бирә.
«Гаиләдә мәктәп темасына сөйләшкәндә уңай сүзләр табарга, баланың алдында белем дөньясына зур юл ачылуын аңлатырга кирәк. Баланы берничек тә куркытмагыз», — дип басым ясады укытучы.
Шулай ук бала белән мәктәп ишегалдында йөртеп килергә һәм үз балачагыңдагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерергә мөмкин.
Беренче сыйныфлар өчен махсус режим
Беренче сыйныфка баручылар өчен уку процессы тагын да йомшаграк оештырыла. Алар өчен махсус «баскычлы» уку режимы каралган:
- Сентябрь һәм октябрь: Көненә 35 минутлык 3 дәрес.
- Ноябрь һәм декабрь: Көненә 35 минутлык 4 дәрес.
- Гыйнвар аеннан башлап: Дәресләрнең озынлыгы стандарт 40 минутка кадәр арта.
Әлеге киңәшләрне куллану балага яңа уку елын яхшы кәеф һәм югары омтылыш белән каршы алырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев