САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәгариф ветераны Әзһәрия Исламованы 90 яше белән котладылар

Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле мөгаллим Исламова Әзһәрия Салихҗан кызын район җитәкчелеге олуг юбилее белән тәбрикләде.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллинны да укыткан ул. Мөхтәрәм педагогны тәбрикләп, Фәрит Мөнәвир улы рәхмәт сүзләрен җиткерде, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова, балалары да сихәт гомер, тигезлек, бәхет теләделәр. Озак еллар төзелеш идарәсендә намуслы хезмәт куйган Әзһәм абый да Төзүчеләр көне уңаеннан тәбрик сүзләре кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90яшь