Мәгариф министрлыгы уку-җитештерү комплекслары булдыруга конкурс игълан итте
«Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Җитештерү чаралары һәм автоматизация өчен фән һәм кадрлар» федераль проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы финанс ярдәме чаралары порталында быел грантлар бирү буенча конкурслы сайлап алу үткәрү турында белдерү урнаштырды. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Федераль бюджеттан субсидияләр безнең ил җитештерү чаралары һәм автоматизация базасында уку-җитештерү комплексын булдыру буенча чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.
Сайлап алу шартлары:
Алучылар төре: юридик затлар
Бер кешедән гаризаларның саны: 1
Субсидиянең зурлыгы: 20 миллион сумга кадәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев