Мәдәният ветераны Әнисә Шакирова җиләккә йөрми
Сарман авылында яшәүче озак еллар мәдәният бүлегендә фидакарь хезмәт куйган Әнисә Шакированың бакчасында җиләк быел аеруча уңган.
Аның ихатасында каен һәм җир җиләкләре дә үсә. Быел уңыш аеруча күп күренә.
- Күршем Хәмдия биргән иде үсентеләрен. Башка елларда бу чаклы ук түгел иде, быел бигрәк күп күренә җиләк. Һава шартлары да туры килеп тора бит: яңгыры да, кояшы да җитәрлек. Куанып ашарга язсын, дөньялар тыныч булсын. Аллаһка шөкер, хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар инде. Хәтта менә каен җиләген дә урманга бармый гына авыз итәргә була. Тормышларыбыз матур, балалар, оныклар исән-сау булсыннар, - диде Әнисә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев